Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Новая заря” хуҗалыгы кырларында эш кайный

Урак өсте – барлык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен иң киеренке вакыт.

“Новая Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре уңышны урып-җыялар һәм көзге чәчүгә әзерләнәләр.

Әлеге хуҗалык игенчеләренең эше юлдан ук күренә – ындыр табагында алтынсу көшелләр калкып тора. Мул уңышны үлчәр һәм бушатыр өчен бер-бер артлы йөк машиналары килә.

– Әйе, быел җир безне сөендерде. Көзге игеннәр бик яхшы, бодай гектардан 70 центнер уңдырышлылык күр­сәтте, азрак булган җирләр дә бар, кырга карап. Сабан куль­туралары да начар булмастыр дип уйлыйм. Әлегә арпаны урып-җыябыз, аның уңдырышлылыгы гектардан 50 центнерны тәшкил итә. 100 гектар мәй­данны биләп торган борчак бүгенге көнгә гектардан 40 центнердан артык уңыш бирә. Урып-җыю кампаниясендә икешәр комбайнчы белән ике комбайн эшли, ягъни эш сменалап бара. Берсендә – Рафис Җәләлетдинов улы Рәсим белән, икенчесендә абыйлы-энеле Мөхәммәтуллиннар эшли. Төшке һәм кичке ашны кырга китерәбез. Борчакны суктыргач ук саламны тыгызлау бара, тыгызлап-җыюда республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Насыйх Әхмәтов эшли. Йөк транспортын яллыйбыз, элек безнең хуҗалыкта Ринат Гыйльметдинов эшли иде, хәзер аның – үз техникасы, аңарда ул, барлык кыр юлларын белеп, ашлык ташый.

Сабан бодае әлегә яшел, игеннәрнең өл­гергәнен көтәбез. Кыенлыклар да бар: 250 гектар җирдән көчле яңгыр явып узды, башаклар сыгылды, 45 гектарда арыш та шундый ук хәлдә. Әлеге мәйданнарда урып-җыю җиңелләрдән булмаячак. Шулай ук чөгендер игү белән дә шөгыльләнәбез, татлы тамыразыкларга бездә 165 гектар бүлеп бирелде, торышы яхшы. Җыеп алуга без әзер – хуҗалыкта үзебезнең чөгендер җыю комбайны бар, комбайнчылар белән комплектланган. Терлекләрне тук кышлату өчен азык хәстәрләнде, авыл кешеләренең шәхси йорт хуҗалыклары да печән белән тәэмин ителде. Озак­ламый үзебезнең эшчәннәргә һәм авыл кешеләренә  пай өчен күпме таләп ителә шулкадәр иген бирәчәкбез. Көзге бодайның орлык материалы киләчәкне күзаллап салып куелды, без орлыкчылык хуҗалыгы булганлыктан, аны сату өчен дә хәстәрләдек.

Теләсә нинди эштә төп этәргеч көч – ­ке­ше­ләр. Һәм алар бездә искиткечләр, эшкә сәләтлеләр һәм җавап­лылык дәрәҗәсе югары. Мисал өчен, быел, производство ихтыяҗы булу сәбәпле, баш агроном Рәис Галиуллин үз вазифасыннан тыш өстәмә рәвештә ындыр табагы мөдире һәм склад мөдире вазифаларын да башкара. Татарстан Республикасының атказанган агрономы ­кие­ренке вакытта коллективны сынатмады. Бездә барлык хезмәтчәннәр дә менә шундыйлар, сынатмыйлар, – диде ышанычлы итеп авыл хуҗалыгы предприя­тиесе җитәкчесе Илһам ­Хисамов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев