Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Һөнәри табышка салым” дигән махсус тәртипне кулланып, булачак пенсиягә ничек итеп пенсия баллары эшләргә

----------------------

(Тәтеш, 15 март, "Тәтеш таңнары"). Агымдагы елның 1 гыйнварыннан һөнәри табышка салым түләү буенча салым органнарына теркәлгән физик затлар яшәү урыны буенча РПФ территориаль органына гариза бирү юлы белән мәҗбүри пенсия иминиятенә хокукый мөнәсәбәттә ирекле рәвештә керә ала. “Һөнәри табышка салым” дигән махсус тәртипне кулланучының салым түләүче сыйфатында салым органына исәпкә кую турындагы белешмәсе РПФга теркәлү өчен нигез булып тора. 

“Салым түләүчеләрнең әлеге төре иминият взносларын ­РПФга теләсә нинди күләмдә түли ала, ләкин иминият взносларының иң зур күләменнән дә арттырырга рөхсәт ителми, – дип аңлатма бирделәр РПФның Тәтеш районы Идарәсе белгечләре. – 2019 елга иминият взносларының иң зур күләме 238233,60 сум тәшкил итә, ул МРОТның һәрбер финанс елының башлангычыннан һәм иминият взносларыннан (22 процент) тора. Стаж һәм пенсия баллары пропорцияле түләнгән иминият взнослары белән исәпләнә һәм әлеге физик затның шәхси лицевой счетына салына”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев