1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Тәтеш районында традицион Өлкәннәр ункөнлеге узачак.
Әзерлек эшләре инде башланды: атна саен профильле комиссия утырышлары үткәрелә, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге белгечләре шәһәрдәге оешмаларга һәм предприятиеләргә беркетелмәгән пенсионерларның мәгълүматлар базасын яңарта. 26 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр әлеге гражданнарга район бюджеты акчасына сатып алынган азык-төлек җыелмалары тапшырылачак.
Районның мәгариф учреждениеләре ел саен ункөнлектә актив катнашалар. Тимурчылар отрядлары даими эшләрен дәвам итәчәкләр – “Минем йортның матур традицияләре” дип исемләнгән акция кысаларында ялгыз яшәүче һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтеләчәк.

Өстәмә белем бирү үзәгендә 28 сентябрьдән алып 10 октябрьгә кадәр “Безнең әби-бабайлар белән танышыгыз!” фотосурәтләр акциясе узачак.
“Әби белән бабай янәшәдә” рәсемнәр күргәзмәсе
Балалар сәнгать мәктәбендә 29 сентябрьдән мәктәп укучыларының “Әби белән бабай янәшәдә” исемле эшләр күргәзмәсе ачылачак.

Октябрьнең беренче көнендә районда берьюлы берничә чара узачак: район мәдәният йортында “Күңелгә якын йөрәк җылысы” дигән бәйрәм программасы, өстәмә белем бирү үзәгендә “Буыннар уеннары” күңел ачу һәм танып-белү чарасы, үзәк китапханәдә “Гомер корабында көзге сәяхәт” әдәби кафесы, шәһәр музейларында һәм Молоствовлар утарында ачык ишекләр көне, шулай ук башка чаралар үткәреләчәк.
Өченче яшь университетында берьюлы тугыз уку программасы
30 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр Өченче яшь университетында берьюлы тугыз уку программасы буенча дәресләр башланачак. Дәресләр Молоствовлар утарында, “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында, Келәш һәм үзәк китапханәләрдә, шулай ук “Яңа гасыр” яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак.
Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге белгечләре социаль хезмәтләр алучылар өчен берьюлы берничә акция үткәрәчәк. Алар волонтерлар белән берлектә ялгыз яшәүче пенсионерларга торак йортларын һәм йорт яны территорияләрен җыештыруда ярдәм итәчәкләр, “Без яшь чакта” дигән фотокүргәзмә һәм башка чаралар оештырачаклар.
- Өлкән гражданнар 2 һәм 3 октябрьдә шәһәр мунчасында түләүсез юына алачаклар.
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр районның авыл җирлекләрендә дә чаралар узачак. Программада концертлар, котлаулар һәм төрле акцияләр булачак.
Нет комментариев