Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Онлайн олимпиадада җиңделәр

Олимпиадада Татарстан, Чуашия, Пермь крае, Липецк, Ростов өлкәсе һәм Казахстандагы махсус уку йортларыннан 6 команда катнашты.

(Тәтеш, 28 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). Гражданнары яклау көллияте базасында “Тех­носфера куркынычсызлыгы һәм табигый җайланыш” Төбәкара дистанцион һөнәри осталык олимпиадасы булып узды.

Олимпиадада Татарстан, Чуашия, Пермь крае, Липецк, Ростов өлкәсе һәм Казахстандагы махсус уку йортларыннан 6 команда катнашты. ­Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының авария-коткару оешмаларында авария-коткару һәм эзләү-коткару эшләре уздыруга җайлаштырылган эзләү һәм коткару мәсьәләләре буенча халыкара консультатив төркем –  ИНСАРАГ системасы ­буенча методология, шулай ук халык­ара командалар катнашу­чылар вәкилләре бе­лән чараларда катнашу мөмкинлеген тәкъдим итү олимпиаданы киң җә­елдерү һәм таныту юнә­лешләренең берсе булды. 

“Шуңа да биремнәрнең күп өлеше инглиз теле белән бәйле иде”, дип аңлатма бирде фәнниметодик эшләр буенча директор урынбасары Виктория Ватутина. 

Олимпиада өч өлештән торды: командаларның йөз таныкламасы роликларны тәкъдим итү белән ачу, инглиз теле һәм дистанцион тех­но­ло­гия­ләрне кулланып онлайн рәвештә компьютердан тест узу.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча, гражданнарны яклау көллияте курсантлары командасы җиңүче булды.  

фото: архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев