Тәтештә 1нче урта мәктәп базасында “Ел укытучысы – 2019” һәм “Иң яхшы татар теле укытучысы – 2019” Бөтенроссия бәйгеләренең зона этаплары узды.
(Тәтеш, 16 февраль, «Тәтеш таннары», Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы) ). Анда республиканың Идел аръягындагы 6 районнан – Тәтеш, Буа, Апас, Кама Тамагы, Кайбыч, Чүпрәледән килгән 24 педагог катнашты.
Актлар залында булган тантаналы ачылуда бәйгечеләрне бәйгенең жюри рәисе, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү Идарәсе начальнигы Тамара Федорова сәламләде.
“Сез барыгыз да мактауга лаек, сез инде зона ярышларында катнашырга хокуклы, – дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга, үзегезнең осталыгыгызны тулысынча күрсәтүегезне телим, бәлки, бүген безгә Россиянең иң яхшы укытучысы – 2019 дәресендә булу бәхете елмаер”.
Дәресләр башланганчы Тамара Федорова район башлыгы Рәмис Сафиуллов, район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина, Тәтештәге 1нче урта мәктәп директоры Илдар Фәткуллов озатып йөрүендә капиталь ремонтланган мәктәпне карады һәм башкарылган эшләргә югары бәя бирде, монда Рәмис Хатыйп улының зур хезмәт өлеше булуын билгеләп үтте. Катнашучылар һәм җанатарлар өчен бәйге көннәре дулкынлану белән тулыланды. Аларга күп сынаулар аша узарга: педагогия эшчәнлеге тәҗрибәсен күрсәтергә, белем бирү технологияләре һәм мастер-класста инновация тәҗрибәләре белән уртаклашырга, ачык дәрес үткәрергә туры килде.
Безнең районны Бакырчы мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзидә Шәмсетдинова, Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Людмила Аввакумова, Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең география мөгаллимәсе Дилбәр Хатыйпова тәкъдим итте, Тәтештәге 1нче мәктәпнең математика укытучысы Эльвира Хөснетдинова “Педагогия дебюты” номинациясендә чыгыш ясады. Безнең бәйгечеләр әйтүенчә, мондый ярышларда катнашу бик җаваплы, чөнки алар үз мәктәпләрен, андагы бөтен коллективны тәкъдим итәләр, шунысы игътибарга лаек, үзләренекеләр өчен көч, аларга уңышка ирешүдә этәргеч бирергә хезмәттәшләре дә килгән иде. “Ике тапкыр республика, өч тапкыр муниципаль бәйгедә катнаштым. Дәрес төзелгән һәм вак-төягенә кадәр эшләнгән булса да, һәрбер тапкырында бик нык дулкынландыра”, – дип уртаклашты 30 еллык стажы булган Людмила Аввакумова. Безнең дебютант Эльвира Хөснетдиновага аеруча да җиңелләрдән булмады, ул үзенең осталыгын уңышлы күрсәтә алды, эшләү алымнарын яхшы тәкъдим итте. “Сезнең белемнән балкыган һәм нур бөркегән күзләрегезне күрүемә шатмын”, – диде беренче сүз итеп Дилбәр Хатыйпова, үзенең сыйныфын нәтиҗәле эшкә рухландырып. Рәзидә Шәмсетдинова шулай ук укучыларны берләштерде һәм дәрес биремнәрен тиешенчә үтәде. Иҗади бәйге кунакларының берсе, Чүпрәле районыннан биология һәм химия укытучысы Гөлнара Якупова Тәтешкә бик теләп килүе һәм әле тагын биредә, педагогия училищесында, үзенең студент еллары узуы турында сөенеп уртаклашты. “Биредә 14 ел булмадым, шәһәр ничек матурланган, – диде ул соклануын белдереп. – Безнең укытучылар Нина Борисовна, Мәрьям Юнысовна, Сәлимә Сәлаховнаны хөрмәт һәм җылылык белән искә алам, аларга охшарга тырышам”.
Педагоглар ике көн дәвамында үзләренең ачышлары, казанышлары, тарафдарлар табу һәм яңа югарылыклар өчен көч таба алу мөмкинлекләрен күрсәтә алдылар. Бәйге чараларына нәтиҗә ясап, жюри әгъзасы, ТР белем бирүне үстерү институтының методик эшләр үсеше бүлеге начальнигы Ольга Мартьянова педагогларга мөрәҗәгать итеп, болай диде: “Хезмәтегез, мөстәкыйльлегегез, үзегезнең эш тәҗрибәгезнең авторлык куелышы өчен сезгә зур рәхмәт. Үзегезнең һөнәргә тугрылыгыгыз, балаларны яратуыгыз, алар белән эшләргә теләвегез һәм моны чын күңелдән башкаруыгыз өчен рәхмәт”. Ул шулай ук тәтешлеләргә кунакчыллыклары һәм чараны төгәл оештырганнары өчен ихтирам сүзләрен белдерде.
Райбашкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина бәйгечеләргә катнашучы таныклыгы белән гөлләмәләр тапшырып, үз чиратында, жюри әгъзаларына җиңел булмаган хезмәтләре өчен ихтирам белдерде, ә педагогларга үзләренең иҗатларын, осталыкларын һәм сәләтләрен республика этабында күрсәтүләрен теләде.
Нет комментариев