Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Отпускага – бурычларсыз

    Отпуск сезоны башланды.

     (Тәтеш, 13 июль, "Тәтеш таңнары"). Отпуск сезоны башланды. Россиянең федераль салым хезмәте салым буенча бурычлар булмауга алдан ук ышанычлы булырга киңәш итә. 

    Суд приставлары хезмәтләренең мөрәҗәгать итүе түләнмәгән бурычны алыр өчен нигез булып тора, алар бурычлының Россия чикләреннән ары чыгуын чикләү ­хокукына ия.­
    “Физик зат өчен салым түләүченең шәхси кабинеты”нда бурыч булу турындагы әһәмиятле мәгълүматны алырга, шулай ук салымнарны түләргә мөмкин. Моның өчен банк картасы реквизитларын кертү яки Россия ФСХ банк-парт­нерларының берсенең онлайн-сервисын файдалану гына да җитә, – дип хәбәр итә салым хезмәте белгечләре. – Салымнарны шулай ук Россия ФСХ сайтының “Салымнарны түлә” сервисы ярдәмендә яисә банкта, җирле админис­трация кассасында, почта бүлегендә түләргә була”.

    Бурыч булу турындагы мәгълүматлар Дәүләт хезмәтләренең федераль һәм региональ порталында, шулай ук суд приставлары Федераль хезмәте сайтында бар. Бурыч булуны шулай ук якындагы күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп белеп була.

    Бурычларга матур ялыгызның ямен җуярга ирек ­бирмәгез!  
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: