Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйдә ясалган алкоголь белән сәүдә итү – законнан тыш

Көмешкә сәламәтлеккә зыян салмый, чөнки бары тик табигый продуктлардан гына ясала дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә, әмма мондый раслау белән бәхәсләшергә була.

(Тәтеш, 27 февраль, “Тәтеш таңнары”, Николай Плотников). “Өй шартларында зарарсыз катнашмалардан башка йөз процентлы чиста эчемлек ясап буламы, – ди Тәтеш үзәк район хас­таханәсенең табиб-психиатр-­наркологы Наталья ­Ляченкова. – Аракы маеның зыяны турында барыннан да ешрак сөйләргә туры килә, өйдә әзерләнгән көмешкәдә аңардан тулысынча “котылу” авыр – моны фәкать завод шартларында гына эшләргә мөмкин”.

Тиешсез сәүдә нокталары табибта аерым борчу тудыра, Наталья Анатольевна безнең районда яшәүчеләргә шундыйларны чит­ләтеп үтәргә киңәш итә. Мондый сәүдә нокталары эшенә чик кую фактлары бар. Районда алкоголь һәм спирт кушылган продукция­ләрнең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аңа чик кую буенча мобиль төркем тарафыннан чаралар тормышка ашырыла, гражданнарның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат сис­темасына мөрәҗәгатьләре дә ярдәм итә, гаеплеләр законлы җәзага җәлеп ителә.

“Мөстәкыйль рәвештә ясалган көмешкәгә нинди катнашмалар керүен аңлау читен. Нәкъ тә шундый эчемлекләрдән барыннан да ешрак агулану барлыкка килә, үлем-җитем дә булырга мөмкин. Намуссыз сәүдәчеләр гадәти кушылмалардан тыш, тиз исертү ниятеннән химик реагентлар да өсти, – дип хәбәр итә табиб. – Көмешкә, теләсә нинди башка алкоголь кебек, күп күләмдә еш кулланыла, алкоголь бәйлелеге барлыкка килүгә китерә. Әлеге очракта кешедә яшәешкә мөһим органнар һәм системалар эшендә җитди тайпылышлар барлыкка килә, психика зыян күрә. 

Бу хәлдән чыгу юлы бер – профессионал наркологка мөрәҗәгать итү, ул организм торышына җентекле тикшерү уздырачак һәм нәтиҗәле дәвалану билгеләячәк”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев