Тәтештә яшәүчеләр алкоголь һәм спирт кушылган азык продукциясен ваклап саткан өчен административ җаваплылыкка тартылды, дип хәбәр итәләр Тәтешнең район судыннан.
(Тәтеш, 24 декабрь, "Тәтеш таңнары").
Белешмә
Физик зат тарафыннан алкоголь һәм спирт кушылган азык продукциясен ваклап саткан өчен РФ Административ хокук бозу кодексының 14.17.1нче маддәсе 1нче өлешендә административ җаваплылык билгеләнгән, әгәр бу гамәл җинаять җәзасы бирелми торган эш булса.
Федераль законның 26нчы маддәсе (№ 171-ФЗ) нигезендә, физик затлар тарафыннан алкоголь продукцияләр һәм (яки) йорт шартларында җитештерелгән этил спирты кушылган продукцияләр белән тәэмин итү, ваклап сату, гамәлдәге Федераль законда билгеләнгән очраклардан тыш, тыела.
Район суды көмешкә саткан тәтешлеләрне гаепле дип таныган.
Шулай итеп, гражданка Д. үз өеннән күләм өлеше 37,6 процентлы этил спирты булган бер шешә көмешкәне 100 сумга саткан. Ул үзенең хокук бозудагы гаебен таныган, кылган гамәле өчен үкенә. Аңа административ штраф төрендә дәүләт кереме хисабына 15 мең сум күләмендә җәза билгеләнгән.
Гражданин М. үзе яшәгән торактан күләм өлеше 30,50 процентлы этил спирты булган “көмешкә” рәвешендәге өйдә әзерләнгән алкоголь эчемлегенең бер шешәсен 100 сумга саткан, ул эш барышын караган вакытта гаебен таныган, башкарган гамәле өчен үкенә. Суд аны административ штраф төрендә дәүләт кереме хисабына 30 мең сум күләмендә җәзага җәлеп иткән.
Карар законлы көченә кермәгән.
фото: Татар-информ
Нет комментариев