Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Паспортта фамилиям хаталы язылган. Моны ни рәвешле һәм кайда төзәтергә була?

Сорарга телим

(Тәтеш, 20 февраль, “Тәтеш таңнары”). 
Паспортта фамилиям хаталы язылган. Моны ни рәвешле һәм кайда төзәтергә була?

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата: Россия Федерациясе гражданины паспортын алыштыру сәбәбе һәм тәртибе РФ Хөкүмәте һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Административ регламенты карары белән расланган Россия Федерациясе гражданины паспорты турындагы Нигезләмәдә каралган.
Әгәр паспортта төгәл булмаган һәм хаталы язулар барлыгы ачыкланса, паспорт мәгълүматларына үзгәрешләр кертү максатыннан паспортны алыштыру таләп ителә. Паспортны алыштырган өчен 300 сум күләмендә дәүләт пошлинасы алына (РФ Салым кодексы нигезендә), ул дәүләт хезмәтләре күрсәтү турындагы гаризаны биргәнчегә кадәр түләнә. Гражданнар паспорт алыштыру өчен кирәкле документлар һәм шәхси фотосурәтләрне РФ Эчке эшләр министрлыгының территориаль органына, яки күп функцияле үзәк яисә дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталы аша бирә. 
Паспорт әзерләү вакыты – яшәү урыны буенча паспорт алыштыру өчен мөрәҗәгать иткәндә кирәкле документларны биргән көннән алып 10 көндә һәм 30 көн – яшәү урыныннан булмаган җирдә мөрәҗәгать иткән чакта.

Яңа паспорт рәсмиләштергәнче гражданинга теләге буенча вакытлыча шәхес таныклыгы бирергә мөмкиннәр. Аны рәсмиләштерү өчен тагын бер фотосурәт таләп ителәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев