Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында
Җәмгыять

Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында

Тәтеш районы пенсионерлары бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алачаклар.

(Тәтеш, 10 сентябрь, Тәтеш таңнары).

– Акчалата түләү 2021 елның 31 ­авгус­ты торышы буенча Россиядә яшәп, пенсия фондыннан пенсия алучы барлык пен­сионерларга, шул исәп­тән билгеләнгәннән тү­ләүдән тыш, иминият пенсиясе алучы, төп пенсиясе тиешле ведомство тарафыннан бирелә торган “хәрби” пенсионерларга да түләнергә тиеш. Түләүләр сентябрьдә, автомат рәвештә, пенсия өчен билгеләнгән тәртиптә һәм шартларда башкарылачак, ягъни: әгәр пенсионер кредит учреждениесе аша пенсия ала икән, бер тапкыр бирелә торган түләү дә шул ук оешма аркылы башкарылачак. Пенсиясен почта аша алучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү шулай ук әлеге оешма тарафыннан пенсия белән бергә китерелә. Түләүләр федераль бюджеттан бирелә, бер тапкыр би­релә торган акчадан то­тып калу гамәлләре башкарылмый, – дип сөйләде Россия Пенсия фондының Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте начальнигы Ирина ­Большакова.

 


Нет комментариев