Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полицейский булу – абруйлы

Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигы ярдәмчесе Дмитрий Мельников ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы органнарындагы хезмәт өстенлеге турында сөйләде.

(Тәтеш, 28 февраль, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигы ярдәмчесе Дмитрий Мельников ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы органнарындагы хезмәт өстенлеге турында сөйләде.

– Дмитрий Юрьевич, хез­мәткә кабул иткәндә нинди таләпләр белдерелә?

– Ир-егетләр һәм хатын-кызлар өчен бер төрле: яшең 40 яшькә кадәр, сәламәтлек буенча хәрби хезмәткә яраклы, урта һөнәри һәм югары белем булу шарт. Юридик белемле, РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп кайткан ир-­егетләргә өстенлек бирелә.

– Хезмәткәрләргә нинди дә булса компенсацияләр һәм ташламалар биреләме?

– Әйе. Вазифа буенча оклад һәм махсус исемне алучы тотрыклы айлык хезмәт хакыннан тыш, тиешле еллар хезмәт иткән өчен, катлаулылык һәм махсус хезмәт тәртибе өчен өстәмә бар. 20 ел хезмәт иткән вакытта пенсиягә чыгу хокукы бирелә, аңа РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итү һәм гражданлык уку йортында укуның ярты вакыты, 40 календарь көн дәвамлылыгындагы еллык түләүле отпуск, бушлай медицина хезмәте күрсәтү һәм мәҗбүри дәүләт иминияте керә. Бушлай нигездә РФ Эчке эшләр министр­лыгының югары һәм урта махсус белем бирү йортлары системасына укырга керә алу мөмкинлеге бар. Укучыларга уртача хезмәт хакын саклау белән өстәмә отпуск тәкъдим ителә, командировка өчен акча бирелә.

– Хезмәткә кабул итү турындагы өстәмә мәгълүматны алу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенең шәхси сос­тав белән эшләү буенча төркемгә, адресы: Тәтеш, Горький урамы, 56нчы йорт, 209нчы бүлмә. Белешмә өчен телефон: 2-87-23.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев