Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Православие динендәге кешеләр 19 гыйнварда Хач мануны билгеләп үтә

    Бу көнне бәкеләрдәге су изгеләндереләчәк һәм йола буенча күмәк су коену булачак.

    (Тәтеш, 15 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев бәйрәмне үткәрүгә әзерлек буенча җаваплы хезмәтләр һәм ведомстволар белән 10 гыйнварда киңәшмә уздырды. Федераль бәйге кысаларында яңартылган шәһәр буасы территориясендә шулай итеп су коену урыны һәм аңа килү юллары хәстәрләп куелачак, чишенеп-киенү өчен янәшәдә палаткалар урнаштырылачак һәм туклану нокталары оештырылачак, коткару службасы, полиция, медицина хезмәткәрләре иминлекне тәэмин итәчәк.
    Чара сәгать 12дә башлана.

    0+

    Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:

    – бары тик махсус җиһазландырылган бәкеләрдә генә коенырга кирәк;
    – табиблар кисәтүе буенча, бөер, югары кан басымы, йөрәк-кан тамырлары, шикәр диабеты чирләре белән интегүче кешеләргә һәм көмәнле хатын-кызларга кышын су коену катгый рәвештә тыела;
    – суга керер алдыннан һәм чыкканнан соң алкоголь кулланмагыз;
    – бәкегә ач килеш чумарга ярамый, су коеныр алдыннан кимендә бер сәгать алдан тукланырга кирәк;
    – суга керер алдыннан берничә күнегү ясап җылынып алу бик урынлы;
    – бәкегә бару юлы тайгак булырга мөмкин. Акрын гына атлагыз;
    – балаларны җентекләп күзәтегез, хәтта бер генә мизгелгә дә күзәтүсез калдырмагыз;
    – баш миенең кан тамырлары тараймасын өчен, суга барыннан да бигрәк башны чылатмыйча муеннан гына төшү яхшырак, чуммагыз;
    – судан чыккач йомшак сөлге белән тизрәк сөртенегез һәм киемнәрегезне корыга алыштырыгыз;
    – хәлегез кинәт начарланып китсә, медицина хезмәткәрләренә, коткаручыларга мөрәҗәгать итегез.  
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: