Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Православие динендәгеләр 19 гыйнварда Хач мануны билгеләп үтәләр.

Бу көнне бәкедәге суны изгеләндерү һәм күмәк су коену йоласы башкарыла.

(Тәтеш, 16 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). Коену урыны шәһәр буасында оештырыла. Чара 12 сәгатьтә башлана. Хач мануда су коену барышын полиция хезмәткәрләре, табиблар, кече судноларны йөртү буенча дәүләт инспекторлары, коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр күзәтеп торачак. 

Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәш итә: коткаручылар һәм медицина хезмәтләре вәкилләреннән башка су коенмаска; турыдан-туры боздан чуммаска; суны пычратмаска, исерек хәлдә коенмаска; үзең белән хайваннар алып килмәскә; су коену урынына транспорт белән якынлашмаска.

Су коеныр алдыннан түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим: тәнне алдан ук җылытырга һәм уарга, йөгереп алырга; бәкегә ашыкмый гына, уңайлы, тиз салына торган, шудырмый торган аяк киемендә барырга; суга төшү баскычы нык булуын карарга, иминлек максатыннан суга калын аркан төшерергә кирәк; баш миендәге кан тамырлары тараймасынга, башны суга чылатмыйча йөзәргә; бәкедә бер минуттан озак тормаска, кирәкле тирәнлекне тиз алырга тырышырга һәм сулыш ешайса куркып калмаска – бу гадәти хәл; иммунитетны ныгыту һәм өшенмәс өчен җиләк-җимешләр салынган, алдан ук хәстәрләп куелган кайнар чәй эчәргә киңәш ителә; балаларны катгый күзәтергә, аларны бер генә мизгелгә дә игътибарсыз калдырмаска!

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искә төшерә, кышын су коену йоткылык өсте, йөрәк-кан-тамырлары системасы, үзәк һәм периферия нерв системасы, эчке бизләр системасы, шулай ук күз күрү, сулыш органнары, сидек куу системасы һәм ашказаны-эчәк тракты авырулары булган гражданнарга зарарлы.
Бәке янында чишенеп-киенү өчен палаткалар корылачак, туклану нокталары оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев