Сулыш юллары авырулары сезоны башлану белән үз сәламәтлегеңне һәм иминлегеңне кайгырту аеруча мөһим.
– Вакытында вакцина ясату – гриппның авыр узуын һәм аның өзлегүләрен булдырмауның иң ышанычлы ысулы. Прививка ясату өчен иң кулай вакыт – сентябрь һәм октябрь айлары. Иммунитет барлыкка килү өчен якынча ике атна вакыт кирәк, нәкъ менә шушы чорда без авырулар артуга әзерләнеп өлгерә алабыз, – дип билгеләп үтә Роспотребнадзор идарәсенең ТР буенча Тәтеш, Буа, Апас, Чүпрәле районнары территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Олег Мазюкин.
Гриппка каршы прививка ясату кемгә аеруча мөһим
Аның әйтүенчә, беренче чиратта вакцинация гриппны авыр кичерергә яки җитди өзлегүләр барлыкка килергә мөмкин булган куркыныч төркемгә керүче кешеләргә кирәк. Алар арасында 6 айдан олырак балалар, йөкле хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкән кешеләр, хроник авырулары булган затлар (мәсәлән, шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары, симерү, сулыш органнары авырулары белән интегүчеләр), шулай ук медицина һәм мәгариф оешмалары, транспорт һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр бар. Алар көн саен кешеләр белән күп аралашалар һәм шуңа күрә инфекция йоктыру куркынычы да зуррак.

– Вакцина ясату имин узсын һәм кирәкле нәтиҗәне бирсен өчен, аңа дөрес әзерләнү мөһим. Иң беренче чиратта, дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез: ул сәламәтлек торышын бәяләячәк һәм вакцина ясатуга каршы күрсәтмәләр булмавын раслаячак.
Әгәр дә сездә инфекция билгеләре – борыннан су агу, ютәл, тамак авырту, тән температурасы күтәрелү күзәтелсә яки хроник авыру кискенләшсә, прививканы савыкканчыга кадәр кичектерү яхшырак, – дип киңәш итә белгеч.
– Процедурага 2–3 көн кала алкоголь кулланудан баш тартырга, туңмаска, мунча яки саунада булмаска, шулай ук көчле күнегүләр һәм авыр физик йөкләнешләр планлаштырмаска кирәк.
Прививка ясатканнан соң да гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк
Медицина оешмасында табиб күзәтүе астында кимендә 30 минут торыгыз, бу стандарт куркынычсызлык чарасы. Беренче тәүлектә бассейнга барудан, ачык сулыкларда коенудан һәм кайнар ванна кабул итүдән тыелыгыз. Укол ясалган урынны мунчала белән ышкымагыз һәм, мөмкин булса, күп кеше җыелган урыннарга бармагыз.
Беренче 1–3 көндә аз гына хәлсезлек барлыкка килсә, борчылырга кирәкми – бу иммун системасының гадәти реакциясе, ул организмда саклану барлыкка килүен күрсәтә. Кагыйдә буларак, мондый билгеләр үзеннән-үзе бетә һәм махсус дәвалауны таләп итми.
- Онытмагыз: вакцина ясату – ул үз сәламәтлегең турында кайгырту гына түгел, ә тирә-юньдәгеләрнең иминлегенә дә өлеш кертү.
Нет комментариев