Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр велосипедчы юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш

МБУ «Центр «Форпост» хәбәр итә.

(Тәтеш, 22 май, “Тәтеш таңнары"). Бүген «Форпост» үзәге хезмәткәрләре «Тәтеш татар гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары өчен «Велосипедчылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре» дигән чара үткәрделәр.

Һәр велосипедчы юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш. Велосипедчыларның үзләренә кагылышлы кагыйдәләргә аерым игътибар бирергә тиешлеге турында сөйләштеләр. Юл йөрү кагыйдәләрен белү юлдагы күңелсезлекләрдән котылып кына калмыйча, күңелсезлекләр килеп чыкса, гаепле кешенең нинди кагыйдә бозуын аңлата белергә дә ярдәм итәчәк. Балалар юлда үзеңне ничек тотарга, велосипедчылар һәм җәяүлеләр өчен кагыйдәләрне искә төшерделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев