Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамазан – пакьләнү ае

Бөтен дөнья мөселманнары 6 майда изге Рамазан аена керде. Ул үзендә тирән әхлакый мәгънә йөртә, пакьләнү шатлыгы һәм мәрхәмәтлелек кылуга әзерлек, мохтаҗларга ярдәм итүне гәүдәләндерә. Бу көннәрдә теләге булган һәркем ураза тота, догалар һәм игелекле эшләр белән шәфкатьлелеккә омтыла.

(Тәтеш, 23 май, “Тәтеш таңнары"). Бөтен дөнья мөселманнары 6 майда изге Рамазан аена керде. Ул үзендә тирән әхлакый мәгънә йөртә, пакьләнү шатлыгы һәм мәрхәмәтлелек кылуга әзерлек, мохтаҗларга ярдәм итүне гәүдәләндерә. Бу көннәрдә теләге булган һәркем ураза тота, догалар һәм игелекле эшләр белән шәфкатьлелеккә омтыла. Татарстанның барлык мәчетләрендә әлеге айда хәйрия ифтарлары (авыз ачу) оештырыла.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм аның хатыны Рима Гомәр кызы матур гадәт буенча ифтар уздырды, анда Тәтеш районыннан, Буадан, Ульяновск өлкәсеннән, Төркиядән килгән кунаклар катнашында төрле милләт һәм диндәге ике йөздән күбрәк кеше җыелды. 

Чара Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдиновның үтемле вәгазе белән башланып китте. Рәмис Хатыйп улы чара кунакларына сәламләү мөрәҗәгатендә һәркемгә сәламәтлек, җитешлек теләде һәм болай диде: “Изге Рамазан ае – үз-үзеңне камилләштерү һәм игелек вакыты – дөньябыздагы яктылык һәм мәрхәмәтне арттырсын иде”. 
Ифтарга чакырылган кунаклар кояш баеганнан соң намаз укыдылар, аннары Сафиуллиннар гаиләсенең шәхси акчасына корылган мул табындагы сый-нигъмәт белән авыз ачты.

VII Республикакүләм ифтар быел 25 майда “Казан Арена” ­стадионында уза. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев