Рәмис Сафиуллов туризм тармагы хезмәткәрләрен котлый
Җәмгыять

Рәмис Сафиуллов туризм тармагы хезмәткәрләрен котлый

27 сентябрь – Бөтендөнья туризм көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов туризм тармагы хезмәткәрләрен һәм туризм белән кызыксынучыларны котлый:

– Сез чын мәгънәсендә мөһим һәм җаваплы хезмәтне башкарасыз: районыбыз халкына һәм кунакларына якты, онытылмаслык һәм уңайлы ял бүләк итәсез, Тәтеш районы тарихының үзенчәлекле сәхифәләрен ачып бирәсез.

Туризмны үстерү районыбызның социаль-икътисади һәм мәдәни үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Бүгенге көндә туризм табигать матурлыгы һәм мәдәни мирас белән генә чикләнми. Ул шулай ук инфраструктураны үстерүне һәм сәяхәт итүчеләр өчен уңайлы мохит булдыруны да күз уңында тота.

Тармак хезмәткәрләренә иминлек, рәхмәтле туристлар, ышанычлы хезмәттәшләр, һөнәри осталык үрләренә даими омтылышлар, ә туризмны яратучыларга яңа, кызыклы маршрутлар һәм ачышлар телим!
 


Нет комментариев