Район Сабан туе  8 июньдә  шәһәребезнең Көньяк  микрорайонындагы  мәйданда була
Җәмгыять

Район Сабан туе 8 июньдә шәһәребезнең Көньяк микрорайонындагы мәйданда була

Хөрмәтле укучылар! Район Сабан туе 8 июньдә шәһәребезнең Көньяк микрорайонындагы мәйданда була.

(Тәтеш, 7 июнь, “Тәтеш таңнары"). Тәтешлеләрне һәм район  кунакларын сәгать 10да бәйрәм программасы, авыл хуҗалыгы алдынгыларын тантаналы бүләкләү, төрле аттракционнар, бәйгеләр, милли көрәш, ат чабышы, спорт ярышлары, иҗат коллективлары  чыгышлары көтә. Шулай ук бу көнне милли йортлар, уен мәйданчыклары, сәүдә рәтләре эшләячәк.            

0+


Авыл Сабан туе Башчыда 7 июньдә 17 сәгатьтә уза.
Оештыручылар – “Р. Г. Сафиуллова” КФХ һәм “Колос” агрофирмасы – күңелле бәйрәм әзерләде. Авыл кешеләрен һәм район кунакларын хезмәт алдынгыларын бүләкләү, концерт программасы, аттракционнар, традицион спорт ярышлары, көрәш, ат чабышлары көтә. Сабан туе хөрмәтенә бәйрәм салюты була!                     0+

Районның күп кенә авыл җирлекләрендә Сабан туе 9 июньдә узачак.

0+

 

 


Нет комментариев