Җәмгыять

Район юлларын ремонтлауны төгәлләделәр

Тәтеш районында төбәк әһәмиятендәге Тәтеш – Олы Тархан – Ундоры автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде.

(Тәтеш, 25 август, "Тәтеш таннары"). Эшләр “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты буенча башкарылган.

ТР Юл транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, юлчылар 5,7дән 8,1 чак­рымга кадәрге участокта ремонт эшләрен төгәлләгәннәр. Өске катламга вак таш-мастик асфальт-бетон җәелгән, юл кырыйлары һәр яктан метр ярым ныгытылган. Хезмәткәрләр тарафыннан шулай ук 6 юл билгесе, 44 хәбәриткеч баганасы куелган, юл тамгасы ясалган.

Төбәк юлы Татарстанны Ульяновски өлкәсе белән тоташтыра. Ул хәрәкәт итүгә кирәкле ике юл полосасына ия һәм машиналар йөрү өлешенең киңлеге җиде метр. Аның буенча төбәкара, муниципальара һәм мәктәп автобусы маршрутлары уза.


Нет комментариев