Районда биологик калдыкларны җыю буенча проект эшли башлады
Ул Татарстанның 19 районында агымдагы елның башыннан гамәлдә.
(Тәтеш, 14 март, “Тәтеш таңнары").
ТР Президенты контейнерлар һәм махсус автотранспорт (рәсемдә) сатып алырга акча бүлеп бирде, алар белән 2021 елга барлык муниципалитетлар тәэмин ителәчәк.
“Безнең районга манипулятор-төягеч белән бер машина, һәркайсы алтышар тонналы махсус контейнер кайтарылды, – ди Тәтешнең ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәмис Гарипов. – Әгәр районның шәхси торак йортларында яки авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сыерлар, атлар, сарыклар, дуңгызлар, кош-кортларның үлеме килеп чыкса, хуҗаларга кичекмәстән 2-87-74 телефоны буенча дәүләт ветеринария хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак, – дип аңлата Рәмис Әхмәт улы, – машина киләчәк, һәм белгечләр үлгән терлекне транспорт белән махсус контейнерда бушлай алып китәчәк, шулай булгач аны юк итүдә хуҗаларга бернинди дә мәшәкатьләр килеп чыкмаячак”.
Әлеге программа “Экология” илкүләм проекты кысаларында эшли. Каты көнкүреш калдыкларын җыю системасын оештыру, чүплекләрне бетерү, алар урнашкан территорияләрне рекультивацияләү, шулай ук производство калдыкларын күмүгә һәм куллануга тыелган барлык калдыкларны икенче кат эшкәртү өчен шартлар булдыру проектның төп бурычлары булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев