Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Районда үзмәшгульлек системасына 77 кеше теркәлгән

    Ел башыннан илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, “Һөнәри табышка салым” дигән махсус салым тәртибе эшли башлады.

    (Тәтеш, 16 май, “Тәтеш таңнары", Энҗе Алимова).  Ел башыннан илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, “Һөнәри табышка салым” дигән махсус салым тәртибе эшли башлады. Бу пилот проекты, ягъни тәҗрибә ясап карау буларак тормышка ­ашы­рыла.  

    Тәтеш районында 2019 елның 14 май торышы буенча 77 үзмәшгуль граждан пассажирлар һәм йөк ташу хезмәтләре, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү (бу  кием тегү һәм ремонтлау, аяк киеме ремонтлау), юридик консультация хезмәтләре күрсәтү һәм башка эшчәнлекләр төре буенча теркәлгән.

    Үзмәшгуль булып теркәлгән гражданнар физик затлар белән эшләгәндә – бер ай өчен табыштан 4 процент, юридик затлар белән – 6 процент салым түли. Табыш юк икән – салым да юк. Пенсия фондына иминият взнослары түләү буенча йөкләмәләр булмый. Үзмәшгуль кеше рәсми расланган табышка ия – бу кредит рәсмиләштерә һәм балалар бакчасына түләү өчен компенсация алу мөмкинлеге. Үзмәшгульлеккә күчүчеләргә касса аппараты сатып алу мәҗбүри түгел, чекны кушымта аркылы да бирергә була. Дек­ларация тәкъдим итәргә кирәкми.

    Исегезгә төшерәбез, кәрәзле телефонга, компьютер, смартфон яки планшетка “Минем салым” мобиль кушымтасын күчереп алыр­га һәм салым органында ку­шымта аркылы теркәлергә кирәк. 

    Аңлатып бирү өчен белгеч Елена Нефедьевага 89370031067 телефоны буенча шалтыратырга, яисә ­Тәтештәге күпфункция­ле үзәк­кә, 6нчы сандагы тәрәзәгә­ мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: