Җәмгыять

Районыбыз данын яклады

Май ахырында Яшел Үзән шәһәрендә ­“Татар кызы – 2022” бәйгесенең зональ этабы булып узды.

(Тәтеш, 9 июнь, “Тәтеш таңнары”).Май ахырында Яшел Үзән шәһәрендә ­“Татар кызы – 2022” бәйгесенең зональ этабы булып узды.

Анда Тәтеш районы данын Келәш авылыннан, хәзерге вакытта Казандагы югары уку йорты студенты Назлыгөл Галимова яклады. Ул биш номинация буенча бирелгән сынауларны уңышлы башкарып, аларның һәрберсендә үзенең сәләтен, осталыгын күрсәтә алды. Шулай итеп, гүзәл татар кызыбыз Назлыгөл яхшы нәтиҗәләргә ирешеп,  Казанда булачак сайлап алу турына чакырылды. 


Нет комментариев