Районыбызның 147 кешесе Әфганстан юллары аша узган
Әфганстан трерриториясеннән совет солдатлары чыгарылган көнгә 32 ел узды.
(Тәтеш, 15 февраль, «Тәтеш таңнары»). Хәрби хезмәт бурычларын Ватан чикләреннән ары үтәгән россиялеләрне искә алу көне Россиядә 15 февральдә билгеләп үтелә.
Әфганстан трерриториясеннән совет солдатлары чыгарылган көнгә 32 ел узды.
Дан Монументы янына, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылган көнгә багышланган тантаналы минтигка хәрби бурычларын дустанә республикада үтәгән тәтешлеләр, шәһәр оешмалары вәкилләре, иҗтимагыйчылар, кадетлар, гражданнарны яклау көллияте студентлары, мәктәп укучылары җыелды.
Безнең районнан Әфганстан юлы буйлап 147 кеше узган. Аларның барысы да тиешле вакытны намуслы хезмәт итеп, Ватаныбызга кайтты. Әмма алты егеткә – Олы Тормыдан Шамил Әхмәтҗанов белән Хәмит Мусинга, Бакырчыдан Хаммат Ганиуллинга, Тоншермадан Геннадий Илюшкинга, зур Әтрәчтән Гомәр Мингалиевка, Иоководан Андрей Потаповка туган йортларын күрергә насыйп булмады. Аларның портретлары тәтешлеләрнең уртак сафында, алар безгә яшь егетләр, үз гомерләре бәрабәренә командование боерыгын үтәүчеләр буларак карап торалар.
Тәтеш муниципаль районы башлыгы исеменнән аның урынбасары Евгений Курков җыелучыларга батырлык һәм каһарманлык өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. “Бу көнне без бөек батырлык, үзләренең гомерләрен аямыйча яки куркыныч астына куеп, антына тугрылык саклаган, Ватан чикләреннән ары илебезнең мәнфәгатьләрен яклап хәрби бурычын үтәүчеләрнең батырлыгы турында искә алабыз, – диде ул. – Сугышчы-интернационалчылар, кайнар ноктадагы авырлыклар аша узган ветераннар элеккечә үк сафта, сез яшьләрне патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез, Россия армиясенең дәрәҗәсен күтәрәсез, хәрби хезмәтнең абруен арттырасыз”. Районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин сугышчы-интернационалчыларга каһарманлыклары һәм батырлыклары өчен рәхмәт белдереп, һәркайсына нык сәламәтлек, озын һәм бәхетле гомер теләде.
Чара бер минутлык тынлык, һәлак булган сугышчы-интернациончылар һәйкәленә истәлек гирляндасы һәм кызыл канәферләр салу белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев