Җәмгыять

Републикада светофорларны модернизацияләү эшләре төгәлләнде

Татарстанда шәһәр агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системалары урнаштыру эшләре төгәлләнде. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылган.

 

Барлыгы 18 светофор модернизацияләнгән. Аларга 18 контроллер, 89 детектор һәм 19 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Финанслауның гомуми суммасы 125,7 млн сум булган, аларның 91,8 млн сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанда 12 светофор модернизацияләнгән, аларга адаптив идарә өчен 12 контроллер, 61 детектор һәм 12 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. 

Чаллыда 6 светофор модернизацияләнгән, аларга 6 транспорт контроллеры, 28 детектор һәм 7 видеокүзәтү камерасы куелган.

Модернизацияләнгән барлык светофорлар да бердәм системага кертелгән, алар шәһәр дәрәҗәсендә адаптивлыкны тәэмин итү өчен транспорт агымы параметрлары турында мәгълүмат җыюны һәм визуализацияләүне тәэмин итә.

«Интеллектуаль транспорт системаларын кертү халыкның уңайлылыгына һәм бөтен транспорт системасының тотрыклылыгына турыдан-туры йогынты ясый. Адаптив идарә ярдәмендә юлларда бөкеләр һәм тыгымнар азая – хәрәкәт хәтта час-пик вакытында да салмак була. Без бу юнәлеш буенча эшне дәвам итәчәкбез», – диде Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин

 


Нет комментариев