Шәфкать туташлары гериатрия буенча белемен арттыра.
(Тәтеш, 17 июнь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда агымдагы елда “Демография” илкүләм проекты һәм “Өлкән буын” төбәк проекты буенча яңа 19 гериатрия бүлмәсе ачылыр дип ниятләнә.
Алар Казанда, Чаллы, Лаеш, Кама Тамагы, Кукмара, Зәй, Менделеевскида барлыкка киләчәк.
Шулай ук Аксубай, Алексеевск, Әлки, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Питрәч, Яңа Чишмә, Чирмешән районнары хастаханәләрендә дә өлкән кешеләргә гериатрия бүлмәләре булдырып, ярдәм күрсәтелү күз уңында тотыла.
Татарстанда ел ахырында барлыгы алтмыштан артык гериатрия бүлмәсе эшләячәк.
Республикабызның егерме алты муниципаль берәмлегендә бүгенгесе көндә амбулатор шартларда гериатрия ярдәме күрсәтү оештырылган. Кырык алты хастаханә базасында 47 гериатрия бүлмәсе эшли.
Республикабыздагы 12 районның унөч медицина учреждениесендә геронтология өлкәсе өчен 170 урын булдырылган, аның 143е үткән елны ачылган.
Казанның дәүләт медицина академиясендә гериатрия белгечлегенә табиблар әзерлиләр. Әлеге өлкәдә җитмеш шәфкать туташы белемен арттырган.
Сәламәтлек саклау учреждениеләре узган елны гериатрия бүлмәләрен җайланмалар белән җиһазлауга бер миллионнан артык акча сарыф иткән. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тәкъдиме белән хәйриячеләр дә әлеге максатларга ике миллионнан артык акчалата ярдәм күрсәткән.
Тәтешнең үзәк район хастаханәсе поликлиникасында өлкән буын гражданнарны кабул итү өчен бүлмә бүлеп бирелгән, гериатрия бүлмәсенә лицензия алынган, 2020 елның IV кварталында табиб – гериатрия буенча белгеч укыту һәм бүлмәне эшләтү планлаштырыла.
фото: Татар-информ/Владимир Васильев
Нет комментариев