Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада 4 мартта буран һәм көчле җил көтелә

Буран сәбәпле, күз күреме начараерга мөмкин.

(Тәтеш, 3 март, «Тәтеш таңнары»). Иртәгә, 4 мартта, Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә.

Иртән һәм көндез буран сәбәпле, күз күреме 500-1000 метрга һәм аннан да азракка начараюы ихтимал. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы -9…-4 градус, көндез -6…-1 градус тәшкил итәчәк. Шулай ук Татарстанда яшәүчеләрне юлларда бозлавык хасил булырга мөмкинлеге турында кисәттеләр.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/03-03-2021/tatarstanda-4-martta-buran-m-k-chle-il-k-tel-5810442

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев