Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада атна уртасында җылыта башлаячак

Республикада акрынлап җылы һава торышы урнашачак.

(Тәтеш, 7 апрель, «Тәтеш таңнары»). Татарстанда атна уртасында җылыта башлаячак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төньяк-көнчыгыш циклон йогынтысында чәршәмбе көнне, 8 апрельдә, республикада урыны белән бераз явым-төшем көтелә, төнлә – кар, көндез яңгыр явачак. Моннан тыш, төбәкнең көнчыгышында төнлә төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, урыны белән аның тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә 0..-5, көндез 3-8 градус җылы, Татарстанның көнбатышында термометрның терекөмеш баганасы +12 градуска кадәр күтәреләчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 9 апрельдә, көньяк-көнбатыштан искән җил үзе белән җылы һава алып киләчәк – көндез температура +9..+14 градус тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, көндез урыны белән – яңгыр, төнлә юеш кар яварга мөмкин.

Җомга көнне, 10 апрельдә һәм шимбә, 11 апрельдә, республикада җылы һава торышы сакланачак. Җомга көнне явым-төшем ихтималы аз, ә шимбәдә яңгыр яварга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев