Республикада бер ир-ат хатынын үтереп коега ташлаган һәм үз-үзенә кул салган
Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
(Тәтеш, 27 июль, "Тәтеш таннары"). Кичә Нурлат районының Чуаш Мәнҗесе авылында бер йортның ишегалдындагы коеда 35 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Тикшерүчеләр аның тәнендә киселгән урыннар һәм буган эзләргә юлыккан. Шул ук көнне Нурлатта тимер юл рельсында аның 57 яшьлек ирен табып алганнар. Ул үз-үзенә кул салган дип фаразлана.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, ир белән хатын арасында низаг купкан. Ир-ат, хатыныннан көнләшеп, аны үтергән һәм мәетен коега ташлаган. Шуннан соң Нурлатка киткән һәм үз-үзенә кул салган.
Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклый.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/27-07-2021/tatarstanda-ber-ir-at-hatynyn-terep-koega-tashlagan-m-z-zen-kul-salgan-5831657
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев