Республикада быелның 31 декабре ял көне дип игълан ителде

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә, эш көне 26 декабрьгә күчерелә.
(Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда быелның 31 декабре ял көне булачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалаган. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
Документ нигезендә, эш көне шимбәгә, 26 декабрьгә күчерелә, дип искәртте ул.
Шул ук вакытта, республика башкарма хакимиятенә карамаган муниципаль һәм дәүләт органнарына, шулай ук Татарстан территориясендәге башка оешмаларга да тиешле эш графигы төзергә тәкъдим ителде.
«Әлеге карар республикада эш вакытын рациональ оештыру максатыннан кабул ителде. 31 декабрь — традицион бәйрәм көн, Яңа елга әзерлек, шулай ук вакытны гаилә белән үткәрү мөмкинлеге икәнен исәпкә алып, эш көнен шимбәгә, 26 декабрьгә күчереп, татарстанлылардан эштән азат итәргә карар кылынды. Бу хезмәт кодексында билгеләнгән таләпләрне үтәп башкарыла», - дип ачыклык кертте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.
фото: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 гыйнвар 2021 - 08:28Олы Тарханда яшәүче район гәҗитендә призлар уйнатуда катнаша Узган ел ул төп приз - телевизор алып киткән иде, ә бу юлы - мендәргә ия булды.900
-
16 гыйнвар 2021 - 16:01Шакировлар: “Әле генә өйләнешкән кебек” Кече Әтрәчтә яшәүче Дания һәм Шәүкәт Шакировлар (рәсемдә) 50 ел бергә гомер кичерә.3800
-
16 гыйнвар 2021 - 14:10Республикада киләсе атнадан ковидтан прививкага онлайн язылып булачак Вакцинациягә интернет аша гына түгел, ә поликлиникага шалтыратып та язылып булачак5900
-
16 гыйнвар 2021 - 12:26Пенсия законында нинди үзгәрешләр булды Тәтеш районындагы эшләмәүче 6148 пенсионерның иминият пенсиясе 6,3 %-ка индексацияләнде.6000
-
16 гыйнвар 2021 - 10:16Районыбызда кул эшләренә оста кешеләр яши "Сөендектәге "Хуҗабикә" оста куллар берләшмәсенә йөрүчеләр яңа ел ялларында менә шундый матур әйберләр бәйләде.6800
-
16 гыйнвар 2021 - 08:02Галина Ермакова призлар уйнатканда термопотка ия булды Яңа ел якынлашканда редакциябездә призлар уйнатылды.6600
-
15 гыйнвар 2021 - 20:06Республикада коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән Республикада 1936, 1939,1955 һәм 1968 елда туган хатын-кызлар Covid-19 корбаны булган.10500
-
15 гыйнвар 2021 - 18:20Тәтештә юл-транспорт һәлакәте булган Юлларда сак булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз7500
-
15 гыйнвар 2021 - 16:14Республикада тагын 96 кеше коронавирус йоктырган Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.9000
-
15 гыйнвар 2021 - 14:09Рөстәм Сабиров: “Шатланып эшкә барам һәм сөенеп өйгә кайтам” Рөстәм Сабиров җитәкчелегендәге “Содружество” авыл хуҗалыгы предприятиесе авыл хуҗалыгы производствосы темпларын ел саен арттыра бара.11000
-
15 гыйнвар 2021 - 11:47Тәтешле Тәтеш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Хезмәтләрен хөрмәтләп9500
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
17 гыйнвар 2021 - 06:06Олытарханлыларның чираттагы җиңүеАларны бүләкләргә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы бүлеге начальнигы Флюра Гаязетдинова килде.1300
-
1 гыйнвар 2021 - 10:0896200
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.53900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика