Җәмгыять

Республикада дүрт бала утырган машина юл кырыена төшеп киткән, йөртүче имгәнгән

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Әлки районы Каргополь авылы янында булган.

(Тәтеш, 2 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда дүрт бала утырган машина юл кырыена төшеп киткән, йөртүче имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» юл һәлакәте шаһитларына  хәбәр итә.

Бүген иртән Әлки районы Каргополь авылы янында машина юл кырыена төшеп киткән. Шаһитлар сүзләренчә, йөртүче идарә итә алмаган.

Машина салонында дүрт бала һәм ике олы кеше булган. Юл-транспорт һәлакәтендә ир-ат имгәнгән. 


Нет комментариев