Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Республикада кече шәһәрләрне төзекләндерү проектларына 490 млн сумлык грант отты

    Россия күләмендә оештырылган бәйгедә даими катнашып, Татарстанда шәһәрләре барлыгы 1,6 млрд сум акча җәлеп итә алды.

    (Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Россия күләмендәге бәйгедә даими катнашып, Татарстан федераль бюджеттан барлыгы 1,6 миллиард сумлык грантлар алды. Әлеге бәйге «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2018 елдан үткәрелеп килә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

    Быел IV Бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәләре буенча, Татарстан кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерүгә 490 миллион сум җәлеп итте. Бәйгедә республикадан 12 проект тәкъдим ителгән иде, шуларның 8е хупланды.

    Хәзер бу акчаларга Бөгелмәдә күл тирәсен, Буада үзәк мәйданны, Азнакайда елга буен, Нурлатта «Кондырча» паркын, Мамадышта Нократ яр буен, Тәтештә Троицкая урамы һәм Вшиха тавын, Менделеевскида Ушков утрауларын, Минзәләдә Ленин паркын төзекләндерергә планлаштырыла.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: