Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада татар телендә белем бирүче иң яхшы 100 укытучыга грант биреләчәк

Грант Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән кертелгән.

(Тәтеш, 25 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда татар телендә белем бирүче иң яхшы 100 укытучыга 50 мең сум күләмендә грант биреләчәк. Бу хакта бүген Татарстанның Дәүләт Советында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Ул бу грантның Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән кертелгәнен әйтте. Үз көчен башлангыч сыйныф укытучылары, татар теле укытучылары, татар телендә белем бирүче укытучылар сынап карый ала.

«Алар документларын 1 декабрьгә кадәр тапшырырга тиеш. Уку елы дәвамында эшне алып барып, 1 июльдән 15 июльгә кадәр, без бу проектта җиңеп чыгып грант алган укытучыларның тәҗрибәсен Мәгариф министрлыгы сайтына урнаштырабыз. Төрле методик әсбаплар, ярдәмлекләр нигезендә республика укытучыларына, тәрбиячеләренә асылын җиткерергә тиешбез. Бу бик зур эш. 100 укытучыга 50 шәр мең сум грант биреләчәк», — диде министр.

Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: Татар-информ/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев