Республикада урамга чыгу өчен цифрлы пропускларны интернет аша бирә башладылар
Республикада яшәүчеләрнең covid19.tatarstan.ru сайтында шәхси кабинет ачу мөмкинлеге туды.
(Тәтеш, 7 апрель, «Тәтеш таңнары»). Татарстанда гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган чорда өйдән чыгу мөмкинлеге бирә торган цифрлы пропускларны интернет аша теркәү һәм бирү хезмәте эшли башлады. Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте. Аны «Татар-информ» хәбәр итә
Республикада яшәүчеләрнең covid19.tatarstan.ru сайтында шәхси кабинет ачу мөмкинлеге туды. «Теркәлү һәм гаризаны онлайн рәвешендә юлларга мөмкин, шулай ук анда максатлар буенча гаризаларның барлык тарихы да урын алган», — дип искәртте Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры.
Шул ук вакытта, элегрәк кәрәзле телефон аша теркәлгән кешеләр дә шәхси кабинет куллана ала. Алар теркәлү узганнан соң юлланган беренче SMS-хәбәрдә күрсәтелгән код аркылы керә. Биредә өйдән чыгу максатының кодлары хакында сүз бармый, дип искәртте Хәйруллин.
фото: www.instagram.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев