Республикада урыны белән буран булачак
Синоптиклар 24 ноябрьдә республикада кар явачагын, төнлә -8 градуска кадәр салкын булачагын фаразлый.
(Тәтеш, 23 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Иртәгә, 24 ноябрьдә, төнлә һәм көндез республикада буран көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте Татарстан халкын һава шартларының начараюы турында кисәтә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
«Болытлы. Вакыты белән кар явачак. Кайбер районнарда буран көтелә», — диелә хәбәрдә.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә һава температурасы -3..-8 градуска кадәр төшә. Көндез 0.. -5 градус салкын була. Юлларда урыны белән бозлавык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев