Рәмис Сафиуллов коткаручылар службасы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә
Җәмгыять

Рәмис Сафиуллов коткаручылар службасы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә

27 декабрь – Россия Федерациясе коткаручылары көне.

(Тәтеш,  27 декабрь, Тәтеш таңнары).  Рәмис Сафиуллов коткаручылар службасы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә: “Профессиональлек, квалификация, тәҗрибә, тәртип – сез ия булган сыйфатлар. Сезнең исәптә – катлаулы эзләү-коткару эшләре, дистәләгән коткарылган тормышлар һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүнең йөзләгән очрагы. Сезгә хезмәтегез, кыюлыгыгыз, җиңел булмаган хезмәткә көч куюыгыз өчен рәхмәт. Барлык коткаручыларга да иминлек һәм нык сәламәтлек телим”.


Нет комментариев