Рәмис Сафиуллов: "Сезгә, балалар, күңелле каникул, яңа дуслар, шатлык, сәламәтлек телим!"
1 июнь – Балаларны яклау көне.
(Тәтеш, 1 июнь, “Тәтеш таңнары"). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районындагы балаларга һәм аларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итә: “Балачак – һәр кешенең тормышында гаҗәеп бәхетле вакыт. Җәмгыятьнең мөһим бурычы – балалар үзләрен өлкәннәрнең ышанычлы яклавы астында тойсын, балаларыбызны тәртипле һәм белемле итеп тәрбияләр өчен барысын эшләү. Балаларны яклау көне – бу без, өлкәннәрнең, үсеп килүче буын өчен җитди җаваплылык йөртүне искә төшерә торган матур бәйрәм.
Балаларыбыз сәламәт, бәхетле, рухи яктан үссен өчен, үзенең эшчәнлеге, күңел кушуы буенча барысын да башкарган һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерәм. Сезгә, хөрмәтле балалар, күңелле каникул, яңа дуслар, шатлык, сәламәтлек телим!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев