Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Россия көнен Тәтештә матур һәм күңелле итеп билгеләп үттеләр

12 июнь - Россия көне.

Россия көнен Тәтештә матур һәм күңелле итеп билгеләп үттеләр - бәйрәм шәһәрнең үзәк паркында узды.

Биредә иртәдән үк шатлыклы һәм җанлы атмосфера хөкем сөрде. Тантананы Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов ачып җибәрде. Ул барысына да Россиянең бөек держава булуын, ә илебезнең көче — халыкның бердәмлегендә икәнен искәртте. Бәйрәмнең һәр кунагына җылы теләкләр теләде.

Яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру аеруча дулкынландыргыч вакыйга булды — төп документ белән бергә балалар истәлекле бүләкләр дә алдылар.

Бәйрәмнең музыкаль өлеше күңелләрне нечкәртте: Ватан турында төрле телләрдә башкарылган җырлар паркны җылылык һәм мәхәббәт белән тутырды. Балалар конкурсларда актив катнаштылар, үз көчләрен спорт күнегүләрендә сынап карадылар һәм мастер‑классларда кул эшләре башкардылар.

Бәйрәм белән, Россия көне белән! Һәр йортта - тынычлык, ә йөрәктә илебез өчен горурлык булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев