Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Федерациясе вице-премьеры Татьяна Голикова: Россиядә быел ана капиталын 1 миллионнан күбрәк кеше алачак

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин “Демография” илкүләм проекты акчалары хисабына 2020 елның 1 гыйнварыннан ана капиталын түли башларга күрсәтмә бирде.

(Тәтеш, 28 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Россиядә 2020 елда 558 меңнән күбрәк кеше – беренче, ә 551 меңе икенча балага ана капиталы алачак. “Демография” илкүләм проекты кысаларында ана капиталы түләр өчен 122 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Россия Федерациясе вице-премьеры Татьяна Голиковага Sputnik радиосы сылтама аша хәбәр итә.

“Фаразлауларыбызга караганда, бала алып кайтырга ниятләгән гаиләләрдә беренче сабый өчен – 558 меңгә якын, икенче бала өчен 551 меңгә якын кеше 2020 елда бу мөмкинлектән файдалана алачак”, – диде Татьяна Голикова “Бердәм Россия” партиясенең югары советы бюросы утырышында. 

 Россия Федерациясе вице-премьеры искәртеп үткәнчә, 2020 елда ана капиталы түләү өчен барлыгы 122,4 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Киләсе елларда аның күләме арта барып, 300 миллиард сумга җитәчәк.

Татьяна Голикова үзенең чыгышында белдергәнчә, ана капиталыннан гайре, 2020 елда Россиядә яшәүче 2,4 миллионга якын кеше 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларын тәрбияләгән өчен пособие рәсмиләштерә алачак. Әлеге максатларга бюджеттан 159 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелү күз уңында тотыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев