Документ умартачылык һәм бал кортларын саклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала.
(Тәтеш, 29 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Закон авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм башка җирләрдә, әгәр бу аларның тәртибе белән рөхсәт ителсә, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен бирелгән һәм сатып алынган кишәрлекләрдә умартачылык белән шөгыльләнүне рөхсәт итә. Шулай да умартачылык инфраструктурасын зират, үләт базы, чүплек буларак файдаланылган, шулай ук химик, шартлаткыч, токсинлы, агулый торган һәм агулы матдәләр, радиоактив калдыклар урнашкан урыннарга ясау тыела.
Закон тарафыннан авыл хуҗалыгында умартачылык продуктлары товарларын җитештерүчеләргә дәүләттән дә, шулай ук җирле үзидарә органнары ягыннан да зур ярдәм күрсәтү мөмкинлеге беркетелгән.
Умартачылык хуҗалыгы Берлекләренә (ассоциацияләренә) аерым матдә бүлеп бирелгән, анда берлекләр умартачылыкны алга җибәрү өлкәсендәге дәүләт сәясәтен булдыруда һәм тормышка ашыруда катнашкан вакытта норматив хокукый актлар проектларын, умартачылыкны үстерү өлкәсендәге чараларны күз уңында тотучы дәүләт программаларын эшләүдә; умартачылыкны үстерү өлкәсендә Россия һәм халыкара тәҗрибәне гомумиләштерүдә һәм киң җәелдерүдә; умартачылыкны алга җибәрү өлкәсендә дәүләт сәясәтен булдыру һәм тормышка ашыру өчен кирәкле мәгълүматны дәүләт хакимияте органнарына тәкъдим итәргә хокуклы диелә.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзләре тарафыннан җитештерелгән умартачылык продукцияләренең – хуҗасы, ә умартачылык продукциясе, бал кортлары һәм умартачылык инфраструктурасы – гражданлык хокуклары объектлары дип санала.
Умартачылык продукциясе, аны җитештерү, ташу һәм саклау техник регламент нормалары нигезендә җайга салына. Кабул ителгән закон бал кортларын дәвалау өчен дәүләт теркәве узмаган дару препаратларын куллануны тыя. Һәрбер умарталыкка ветеринария-санитария паспорты рәсмиләштерергә кирәк булачак. Умартачылык өлкәсендә бал кортлары токымын яхшырту эшен тормышка ашыручы гражданнарга һәм компанияләргә токым яхшырту эше үткәрелмәгән бал кортларын оешмадан 25 чакрымга кадәрге ераклыкта үрчетү тыела.
Документта бал кортларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулануга юл куймауга юнәлтелгән нормалар язылган. Пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланган өчен җаваплы затлар, закон нигезендә, 7 чакрымга кадәрге әйләнә-тирәдә урнашкан торак пунктларда яшәүчеләрне җир кишәрлекләрен эшкәртү планлаштырылуы турында, өстәвенә кимендә 3 көн эчендә һәм гаммәви мәгълүмат чаралары аша хәбәр итәргә тиешләр. Моның белән беррәттән, кабул ителгән закон нигезендәге мәгълүмат түбәндәге эчтәлектә булырга тиеш:
1) пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәртү планлаштырылган җир кишәрлекләре чикләре;
2) эшне үткәрү вакыты;
3) эшне башкару алымы;
4) кулланырга планлаштырылган пестицидлар һәм агрохимикатларның исемлеге һәм аларның куркынычлылык дәрәҗәсе;
5) кулланырга планлаштырылган пестицидлар һәм агрохимикатларның куркынычлылык үзлекләре турындагы мәгълүмат;
6) умарта ояларында бал кортларын изоляцияләүнең тәкъдим ителгән вакыты.
Ә бал кортлары өчен куркыныч тудыручы пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану “Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турында”гы Федераль закон (№ 109-ФЗ, 1997 елның 19 июленнән) нигезендә тормышка ашырылырга тиеш.
490-ФЗ номерлы закон РФ Дәүләт Думасы тарафыннан 22.12.2020 елда кабул ителгән, 2020 елның 30 декабрендә рәсми федераль матбугатта бастырылган һәм бастырылган көннән 180 көн узгач законлы көченә керә.
фото: архив/Авангард
Нет комментариев