Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр арта

Артканнан соң социаль пенсиянең уртача күләме - 9 266, инвалид балаларныкы – 13 674, беренче төркем инвалидларныкы 13 674 сум тәшкил итәчәк.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Россиядә 1 апрельдән 4 миллионга якын кешенең пенсияләре артачак. Пенсияләр ике процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта «Российская газета» яза.

Россия Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, дәүләт пенсиясен чакырылыш буенча армия хезмәтен узган хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, радиацион яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары һ.б. ала. Социаль пенсия инвалидлык буенча, шулай ук хезмәт стажын тутыра алмаган кешеләргә билгеләнә.

Артканнан соң социаль пенсиянең уртача күләме - 9 266, инвалид балаларныкы – 13 674, балачактан беренче төркем инвалидларныкы 13 674 сум тәшкил итәчәк. Сугышта җәрәхәт алу нәтиҗәсенә инвалид калган кешеләрнең пенсияләре индексациядән соң – 31,3 мең, ике пенсия алучы Бөек Ватан сугышы ветераннарыныкы 37,4 мең сумга кадәр артачак.

1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,05 процентка артты. Аларның уртача күләме бүген 15,4 мең сум тәшкил итә.

1 февральдән исә федераль ташламалардан файдаланучылар өчен айлык акчалата түләү һәм аның составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы 4,3 процентка индексацияләнде. Индексациядән соң җыелманың акчалата эквиваленты аена 1 121,42 сумга кадәр артты.

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/29/183542/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев