Системаны эшләтеп җибәрү алдыннан элемтә операторлары һәм аны җитештерүчеләр сынап караячак.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россия элемтә операторлары яңа җиһаз урнаштыра башлады. Ул Интернет челтәрендә Россия сегментының тотрыклы эше турындагы законны чынга ашыру өчен куела. Бу хакта Роскомнадзор җитәкчесе Александр Жаров сөйләде, дип хәбәр итә Радио Sputnik.
«Сентябрь ахырында төбәкләренең берсендә аппаратны сыный башлаячаклар һәм ул берничә атна дәвам итәчәк», – диелгән хәбәрдә.
Александр Жаров сүзләренчә, җиһазны урнаштыру алдыннан элемтә операторлары һәм аны җитештерүчеләр Роскомнадзор, Федераль Куркынычсызлык хезмәте һәм Федераль сак хезмәте белән техник тикшерү үткәрәчәк һәм яңа җиһазның трафикка йогынтысын бәяләячәк. Шулай ук серверлар эше дә җентекләп анализланачак. Аннары барлык системаны сынаячаклар.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/24/194192/
Нет комментариев