Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Россиянең бердәмлеге – Халыклар дуслыгында

    Дүшәмбе көнне Тәтештәге үзәк паркта Халыклар бердәмлеге көненә һәм ­Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүнең 27 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары булып үтте.

    (Тәтеш, 8 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотолары)).  
    Безнең районда төрле милләт вәкилләре берничә гасырлар дәвамында татулыкта һәм бердәмлектә яши, шуңа күрә тәтешлеләр халыклар бердәмлегенең нәрсә икәнлеген яхшы белә. Бәйрәм даталары уңаеннан тантаналар моңа чираттагы ачык дәлил булды. Район башлыгы урынбасары Евгений Курков җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. “Сәламәтлек, уңышлар, җитешлек, иминлек телим, бәйрәм көннәре сезнең тормышта күбрәк булсын иде”, – диде ул.  

    Концерт программасы тамашачыларны музыкаль номерларның төрлелеге белән сөендерде. Сәхнәдән рус, татар, чуаш, мордва телләрендә җырлар яңгырады, яшь артистларның чыгышлары да тәтешлеләрне һәм шәһәр кунакларын битараф калдырмады. Бәйрәм чарасы кысаларында Россия гражданнары пас­портын тантаналы тапшыру булды. 

    Паркта интерактив мәйданчыклар эшләде, анда теләге булган һәркем дәүләт, республика һәм район тарихы турындагы үзенең белемен тикшереп карады, бәйгеләрдә һәм ГТО нормаларын тапшыруда катнаша алды. Сәхнәдән ерак түгел палаткалар урнаштырылган иде. Биредә бәйрәм кунакларына тәмле коймак һәм хуш исле кайнар чәй белән сыйланырга мөмкинлек булды. Бию мәйданчыгында халык көйләре уйнады, аңа балалар гына түгел, шулай ук олылар да кушылып җырлады һәм әйлән-бәйлән уйнады. 
    Ольга Христофорова тантанага кы­зы Людмила белән килгән. “Район гәҗитендә алхәбәр-чакыру күрдек, – дип уртаклашты алар. Бераз туңдык, шулай да концерт бик ошады. Чәй эчтек һәм коймактан авыз иттек”. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: