Җәмгыять

РПФ белгечләре пособиеләрне түләү буенча сорауларга җавап бирә

– РФ Хөкүмәте карары проектының 13нче пункты нигезендә, гариза бирүченең һәм аның гаилә әгъзаларының милкендә түбәндәгеләрнең булуы баш тарту нигезләренең берсе булып тора:

(Тәтеш, 12 июль, "Тәтеш таннары"). 

– РФ Хөкүмәте карары проектының 13нче пункты нигезендә, гариза бирүченең һәм аның гаилә әгъзаларының милкендә түбәндәгеләрнең булуы баш тарту нигезләренең берсе булып тора:
– “торак” һәм “торак бина” дип билгеләнгән 2 һәм аннан күбрәк бина;
– “торак”, “торак төзелеше” һәм “торак йорт” дип билгеләнгән 2 һәм аннан да күбрәк бина.
Әгәр мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының милкендә “торак” дип билгеләнгән фатир һәм “торак йорт” дип билгеләнгән йортлары булса, бер кешегә гомуми мәйданы 24 квадрат метрдан артып киткән очракта, әлеге факт пособие билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып торамы?
– Юк, баш тарту өчен нигез булып тормый.

– Әгәр мөрәҗәгать итүченең яки аның гаилә әгъзаларының кереме 2 айдан да ким булган чорда (мәсәлән, исәп-хисап чорында 1 көн эчендә) билгеләнгән булса, әлеге факт пособиеләрне билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып торамы?
– Юк, бу баш тарту өчен нигез түгел (Тәртип буенча 19нчы пункт).

– Йөклелекнең иртә срокларында 2021 елның 1 июленә кадәр медицина оешмасында исәпкә баскан һәм 1995 елның 19 маендагы 81-ФЗ номерлы федераль закон нормалары нигезендә бер тапкыр бирелә торган пособие алган хатын-кыз айлык пособие алырга хокуклымы?
– Әйе, андый хатын-кызларның пособие билгеләү хокукы бар. Шул ук вакытта йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында учетка баскан хатын-кызга айлык пособие, йөклелек кимендә унике атна булган очракта, 2021 елның 1 июленнән дә соңга калмыйча билгеләнә.

– Проект буенча (50нче пункт), әгәр сигез яшьтән алып унҗиде яшькә кадәр бала бердәнбер ата-ана яки ике ата-ана каравыннан мәхрүм калган булса, аларны хәбәрсез югалган дип тану, үлгән дип игълан итү белән бәйле очракта, сигез яшьтән алып унҗиде яшькә кадәрге балага айлык пособие алу хокукына андый баланың опекуны (попечителе) ия.
Бердәнбер ата-ана балага карата ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән булса, мондый баланың опекуны (попечителе) пособие алырга хокуклымы?
– Опекун (попечитель) бердәнбер ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән очракта да пособие алу хокукына ия булачак.
– Пособие билгеләү өчен гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә алынган алиментларның суммасы исәпкә алына. Шуның белән бергә, суд приставларының федераль хезмәте тарафыннан бирелә торган мәгълүматлар исемлегендә алынган алиментлар суммасы турында мәгълүматлар күрсәтелмәгән (Тәртип проектының 53нче пункты). Алиментлар суммасы турында мәгълүмат алу ничек башкарылачак?
– Алиментлар суммасы турында мәгълүмат гариза бирүче тарафыннан декларацияләнә, ул гаризада күрсәтелгән белешмәләр өчен җавап бирә.

– Балага пособие аның унҗиде яше тулганчы билгеләнә. Ягъни, нәкъ менә 17 яшь тулган көн (мәсәлән, 17.02.2022 елда балага 17 яшь тула, ә түләү 01.03.2022 туктатылачак) пособие туктатылган көн булачакмы?
– Пособие тулы ай өчен түләнә. Түләү шартлары аның яше тулган айдан соң, икенче айның беренче числосыннан туктатыла.

– Гариза бирүчегә гаризаны һәм (яки) документларны эшләп бетерү өчен кире кайтарган очракта, дөрес булмаган һәм (яки) тулы булмаган мәгълүмат булу фактын билгеләгәндә пособие билгеләү турында карар кабул итү вакыты нинди сроктан туктатыла (торгызыла)?
– Мондый очракта гариза (документлар) кире кайтарылган көннән соң, аларны 5 эш көне эчендә тапшырган очракта – аларны тәкъдим иткән көннән торгызыла дип уйлыйбыз.

– Медицина оешмасына керү турында ФССка белешмәләр кермәгәндә, Россия Пенсия фонды органы хатын-кызга айлык пособие түләүне туктатып тору турында карар кабул итәргә тиешме?
– Тәртипнең 43нче пунктында каралганча, йөклелек чорында хатын-кыз медицина оешмасына баруы турында Россия Федерациясе Социаль иминият фондыннан мәгълүмат килмәгән очракта, 42нче пунктта күрсәтелгән срокта РПФның территориаль органы айлык пособие түләүне туктатып тору турында карар кабул итә.
Мондый мәгълүмат Россия Пенсия фондының территориаль органына йөклелекнең 14, 22 һәм 32 атнасы узгач кирәк дип уйлыйбыз.
Йөклелекнең 14, 22 һәм 32 атнасы үткәннән соң, мәгълүмат кермәсә, пособие түләү 14, 22 һәм 32 атна вакыт үткән айдан соң киләсе айның 1нче числосыннан туктатыла.

– Хатын-кыз 14 атнадан бирле мәгълүмат бирмәү сәбәпле, түләү туктатылганнан соң һәм медицина оешмасына 32 атна узгач кына күренсә, айлык пособие түләү кайсы вакыттан башлана?
Тәртипнең 44нче пункты нигезендә, хатын-кыз медицина оешмасында булу турында мәгълүмат яисә мөрәҗәгать итүче йөклелек чорында медицина ярдәме күрсәтә торган медицина оешмасында булу турында документ тапшырганда, Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органы тарафыннан Тәртипнең 43нче пункты нигезендә түләү туктатылганнан соң, 42нче пунктта күрсәтелгән срокларда айлык пособие түләүне туктату турында карар кабул ителгән көннән алып кире үз көченә керә.
Бу пособиене түләү туктатылган датадан яңадан кайтарыла дигән сүз.

– Пособие күләмен билгеләгәндә район коэф­фициентлары нинди тәртиптә кулланыла?
– Пособие күләмен билгеләгәндә район коэффициенты кулланылмый, чөнки пособие күләме район коэф­фициенты исәпкә алынган яшәү минимумына  карап билгеләнә.

– Алдагы мөрәҗәгатьтән соң 12 ай узгач, балага пособие кайсы сроктан, күрсәтелгән пособие билгеләнгән срок тәмамланганчы бер айдан да иртәрәк булмаган вакытта бирелгән гариза нигезендә билгеләнәме?
Тәртипнең 56нчы пункты нигезендә, сигез яшьтән алып унҗиде яшькә кадәрге балага айлык пособие бала унҗиде яшь тулганчы билгеләнә. Киләсе елда сигездән унҗиде яшькә кадәрге балага айлык пособиене билгеләү алдагы мөрәҗәгатьтән соң 12 ай узгач, күрсәтелгән пособие билгеләнгән срок тәмамланганчы бер айдан да иртәрәк булмаган вакытта бирелгән гариза нигезендә гамәлгә ашырыла. 57нче пункт нигезендә, 8 яшьтән унҗиде яшькә кадәрге балага айлык пособие, әгәр күрсәтелгән пособиене билгеләп кую өчен мөрәҗәгать мондый яшькә җиткәннән соң алты айдан да соңга калмыйча, ләкин 2021 елның 1 июленнән дә иртәрәк булмаган вакытта, калган очракларда күрсәтелгән пособиене билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән көннән соң, сигез яшькә җиткән балага айлык пособие түләнә. Шул ук вакытта ул баланың конкрет айда туу датасына яисә күрсәтелгән пособие билгеләү өчен мөрәҗәгать итү датасына бәйсез рәвештә тулы ай өчен түләнә, дип каралган.
Билгеләү һәм түләү срогы бертөрле булырга тиеш, дип саныйбыз, ә атап әйткәндә, 8 яшькә (мөрәҗәгать итү көненә) ирешкән айдан 12 айга (мөрәҗәгать итү көненә) кадәр, ләкин 17 яшькә җиткәнче бер көннән дә артык булмаган вакытка билгеләнергә һәм түләнергә тиеш.
Пособиене билгеләү чираттагы елда алдагы мөрәҗәгать иткән көннән 12 ай үткәнгә кадәр бер айдан да иртәрәк булмаган вакытта бирелгән гариза буенча гамәлгә ашырыла. Бу очракта пособие алдагы елда пособие билгеләнгән айның 1нче числосыннан билгеләнә.
 


Нет комментариев