РПФ иминләштерүчеләр өчен яңа сервис ачты
Җәмгыять

РПФ иминләштерүчеләр өчен яңа сервис ачты

Иминләштерүчеләр өчен яңа сервис эшли башлады, аның ярдәмендә дистанцион рәвештә Россия Пенсия фондының техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була һәм шәхси (шәхсиләштерелгән) исәп-хисап мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин.

(Тәтеш, 26 март, «Тәтеш таңнары»). Иминләштерүчеләр өчен яңа сервис эшли башлады, аның ярдәмендә дистанцион рәвештә Россия Пенсия фондының техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була һәм шәхси (шәхсиләштерелгән) исәп-хисап мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин.

– Хәзерге вакытта техник ярдәм күрсәтү хез­мәте тарафыннан иминиятләштерүчеләрнең “теркәлгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар (СЗВ-ТД)” формасы буенча электрон документ әйләнеше (ЭДО) аша бирелә торган хисап мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре эшкәртелә. Мөрәҗәгатьне otchet_pfr@101.pfr.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин, – дип хәбәр итәләр Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе белгечләре.
“Теркәлгән затның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар” формасы буенча хисаплылык, шул исәптән аны тутыру тәртибе, мәгълүмат тапшыру сроклары, форматы һәм башкалар турында мәгълүмат РФ Пенсия фондының www.pfr.gov.ru рәсми сайтында “электрон хезмәт кенәгәсе” бүлегендә урнаштырылган. 
 


Нет комментариев