Шулай да Тәтеш районы пенсия фондына барырга кирәк икән, 2-57-67, 2-55-33 телефоннары буенча алдан язылып кую хезмәтеннән файдаланыгыз.
(Тәтеш, 27 март, «Тәтеш таңнары»). РПФның Тәтеш районы бүлеге барлык гражданнарга, аеруча да өлкән яшьтәгеләргә җәмәгать урыннарына баруны сирәгәйтү, шул рәвешле коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычын киметү нисбәтеннән дәүләт хезмәтләре алу өчен Фонд сайтының “Шәхси кабинет”ы яки дәүләт хезмәтләре порталы аша дистанцион мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә.
Әлеге “Шәхси кабинет” аша алырга мөмкин:
пенсионерлар һәм пенсия яшенә җитеп килүчеләргә – кирәкле белешмәләрне, шул исәптән башка оешмаларга дистанцион рәвештә бирү өчен;
эшләүче тәтешлеләргә – пенсия коэффициентлары, тупланмалар, стаж һәм эш бирүчеләрнең пенсиягә аерып бирелгән суммасы турындагы мәгълүматларны;
ана капиталы сертификаты булган гаиләләргә – акчаны файдалану хакындагы мәгълүматны;
пенсионер, инвалид бала яисә балачактан беренче төркем инвалидны карау буенча түләүләрне рәсмиләштерергә мөмкин.
Шулай да Тәтеш районы пенсия фондына барырга кирәк икән, 2-57-67, 2-55-33 телефоннары буенча алдан язылып кую хезмәтеннән файдаланыгыз.
фото: архив/Авангард
Нет комментариев