2021 ел – Үгез елына йолдызнамә.
(Тәтеш, 31 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Кучкар. Кешеләрне үзегезгә җәлеп итү осталыгы файдага булачак: карьера баскычыннан үргә атлаячаксыз.
Үгезбозау. Ел маҗараларга, файдалы очрашуларга, көтелмәгән күңелле вакыйгаларга бай булачак.
Игезәкләр. Ел сикәлтәләрсез, тыныч булачак. Якыннарыгыз белән яхшы мөнәсәбәт якты кичерешләр бүләк итәчәк.
Кысла. Әлеге йолдызлык астында туучылар эшне дәвам итүләре белән аерылып торалар, бу 2021 елда уңыш алып киләчәк.
Арыслан. Активлык һәм көч-кодрәтле булу идеяларыгызны тормышка ашырырга булышачак.
Кызлар. Ел эш өлкәсендә дә, шулай ук шәхси тормышта да актив һәм әйбәт булачак.
Үлчәүләр. Сез барлык эшләрне дә җиңел башкарып чыгачаксыз. Һәр яктан уйланылган карарлар кыю үгезгә ошаячак.
Чаяннар. Көч-куәт, максатчанлык, шаянлык хисләре булу яңа елда ярдәм итәчәк.
Укчы. Ел шатлыклы вакыйгаларга бай булачак.
Кәҗәмөгез. 2021 елда шактый көч кую – киләчәккә зур этәргеч бирәчәк.
Сукояр. Эш сөючәнлек һәм үҗәтлек барлык сынауларны җиңеп чыгарга булышачак.
Балыклар. Йолдызлар уңайлы һәм тыныч тормыш вәгъдә итә. Сезгә 2021 елда һәр нәрсәдә уңыш юлдаш булачак.
фото: архив/Авангард
Нет комментариев