Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рус телен онытмагыз

Рус телендә ничә сүз барлыгы хакында уйлап караганыгыз булдымы?

(Тәтеш, 20 февраль, “Тәтеш таңнары”, Алиса Никитина, Тәтештәге 1нче урта мәктәп). 
 Аларның төгәл исәбен билгеләү мөмкин түгел, әлбәттә, чөнки сүзлек даими хәрәкәттә тора: бериш сүзләр телдән төшеп кала, кайберләре шуларга беркетелә. Ләкин хәзер мәктәп укучысының сүз байлыгы көннән-көн ярлылана бара дип, ышанычлы итеп әйтеп була. Ә бу нигә соң шулай? Барысы да гади генә: мәктәп укучылары хәзер бик аз укый. Ә бит уку сүз байлыгын арттыра, шулай ук сөйләм телен, уй-фикерне, күзаллауны үстерә. Әле тагын өстәвенә һәрбер мәктәп укучысы безнең заманча дөньяда кайчакларда гадәти сүзләрне онытып һәм аларны мөмкин кадәр кыскартып, үсмерләрчә итеп үзгәртеп куллана. Яки инде еш кына инглиз сүзләрен үзләштереп, моңа бәйле безнең бөек рус телен оныта.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, безнең һәркайсыбызның сүз байлыгы культура һәм белем дәрәҗәсеннән тора, әлбәттә. Әгәр син үз фикереңне аңлаешлы һәм матур итеп сөйләп бирергә теләсәң, ул чакта эш бары тик синең үзеңнән генә тора. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X