Сабан туе бүген, Сабан туе
Җәмгыять

Сабан туе бүген, Сабан туе

Күңелле сәхифә

(Тәтеш, 16 июнь, "Тәтеш таңнары"). Келәш авылы китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова:

Сабан туе бүген, Сабан туе,
Бар да кайткан, бар да авылда,
Баскан җирдә бии чабыш атлар,
Көрәшергә чыга батырлар.
Аксакаллар кигән түбәтәйләр.
Ак яулыклар җәйгән әбиләр,
Гармунчылар кызып гармун уйный,
Очып- очып кызлар бииләр.
Сабан туе бүген, уен - көлке,
Җырлар яңгырый, моңнар агыла,
Уйнап көлеп, җырлап үтсен әле,
Сабан туе елга бер була!

фото: архив/Авангард


Нет комментариев