Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабый”да – күңелле яшиләр

Тәтештәге “Сабый” балалар бакчасына йөрүчеләр бу көннәрдә туган тел хакында күп нәрсәләр белде: алар Халыкара туган тел көненә багышланган чарада катнашты.

(Тәтеш, 22 февраль, “Тәтеш таңнары”). Әлеге бәйрәмгә районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова белән берлектә оешма әгъзалары Асия Ибраһимова, Румия Шәйхетдинова, сабыйларның әниләре чакырылган иде. Кунакларны балалар бакчасы мөдире Оксана Орехова һәм тәрбиячеләр ачык йөз белән каршылады. Җылы, якты, чиста һәм уңайлы “Сабый” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең шат авазы әллә кайдан ишетелеп тора..

“Бәйрәм зәвык белән бизәлгән залда оештырылган иде. Тәрбияче Лилия Хәйретдинова әлеге чараны балаларда туган телгә, әти-әнигә, туган җирне ярату хисләрен тәрбияләү максатыннан чыгып әзерләгән. “Әни” сүзе  татарча, русча, инглизчә, чуашча, әзәрбайҗанча яңгырады. Туган телнең мөһимлегенә бу көнне тагын бер кат игътибар бирелде. Әзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар рус һәм татар телләрендә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, ә урта төркемдәге сабыйлар матур итеп татарча биеделәр. Барлык тәрбиячеләр башкаруында яңгыраган “Каенкайлар” җыры ямь өстенә ямь булды. Балалар башкаруындагы төрле “уен коралларыннан” торган оркестрның (җитәкчесе М. Н. Кварталова) уйнавы күңелләрдә шатлык хисләре уятты”, – дип күңел кичерешләрен бүлеште чарада катнашкан Тәтешнең 1нче мәктәп укытучысы Румия Шәйхетдинова.

Аның әйтүенчә, Рима Гомәр кызы җыелучыларның барысына да сәламәтлек теләгән һәм яшь буынга югары дәрәҗәдә әхлак-әдәп тәрбиясе биргәннәре өчен балалар бакчасы коллективына ихлас рәхмәт сүзләрен белдергән.

“Безнең балалар бакчасына килүегезгә бик сөендек. Бүләкләр алып килгәнегез өчен рәхмәт. Сабыйлар һәр чарада актив катнаша, туган телгә, гореф-гадәтләргә кагылышлы бәйрәмнәр үткәрәбез, әти-әниләр белән очрашулар оештырабыз. Киләчәктә дә сезне көтеп калабыз”, – диде балалар бакчасы мөдире Оксана Орехова аккалфакларга рәхмәт белдереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X