Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сагыну

Бидәңгедән шигъри күчтәнәч алдык. Анда читтә гомер кичерүче якташларның туган якларны сагынып яшәүләре хакындагы хис-тойгылар чагылдырылган.

(Тәтеш, 19 гыйнвар, "Тәтеш таңнары").

Фирдәвес Әбелханова, Бидәңге авылы. "Сагыну"

Еракларга киттем дә мин
Калдым шунда гомергә.
Туган авылым, туган нигез
Яши минем күңелемдә.
Сагындыра, сагындыра
Балачак вакытлары. 
Әнкәемнең назлап сөйгән,
Җылыткан кочаклары.
Сагындыра, сагындыра
Туган йорт нигезләре.
Күршеләр белән бергәләп,
Чәй эчкән мизгелләре.
Сагындыра, сагындыра
Авылымның таллары.
Дусларым белән бергәләп,
Чана шуган таулары.
Сагындыра, сагындыра
Авылым кешеләре.
Көмеш суы җәелеп аккан
Су кергән инешләре.
Сагындыра, сагындыра
Авылым урамнары.
Күз ачып карап булмаслык,
Дулаган бураннары.
Туып-үскән туган ягын сагынып,
Язын тагын кошлар кайтырлар.
Балачакның якты мизгеленә,
Юк шул инде кабат кайтулар.
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев